Татарстан Республикасында конкурентлык мохите торышын өйрәнү буенча социологик сораштырулар үткәрү турында

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясендә конкуренция үсеше милли планын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) 
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.09.2021 № 2424-р күрсәтмәсе белән расланган 2021-2025 елларга Татарстан Республикасы товар базарларында конкурентлык мохитен мониторинглау максатларында эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары һәм халыктан социологик сораштырулар үткәрә.

Социологик тикшеренүләр агымдагы елның 14 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» бүлекчәсендә онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән тиешле рубрикада алып барыла.

Сораштыруны товар базарында эшчәнлек алып баручы бизнес вәкилләренә, шулай ук эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре булган 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) узарга кирәк. 

Эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын сораштыруга сылтама:

https://mert.tatarstan.ru/opros-subektov-predprinimatelskoy-deyatelnosti-7386229.htm

Халыктан сораштыруга сылтама:

https://mert.tatarstan.ru/opros-potrebiteley-tovarov-i-uslug-naselenie-rt.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International