4 ноябрьда район үзәгенең мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
4 ноябрьда район үзәгенең мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Авыл хуҗылыгы берләшмәләре бодай, арыш, арпа, печән, ит, сөт тәкъдим итәчәк. Авыл җирлекләре шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән азык-телек продукциясе белән сату итә. Мәктәпләр исә үз кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчә һәм балалар тарафыннан эшләнгән кул эшләрен тәкъдим итәчәк. Коймак-чәй, кайнар шашлыктан авыз итеп, бәйрәм концертын карап китү мөмкинлеге дә бар. Башлана 9.00 сәгатьтә. Ярминкәгә рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International