Апас үзәк район хастаханәсендә коллектив белән очрашу булды

2025 елның 7 феврале, җомга

2025 елның 5 февралендә Апас үзәк район хастаханәсендә район прокуроры З. М.Абитов, Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г. Н. Галләмова һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе С. Р. Закиров катнашында коллектив белән очрашу булды. коллектив һәм чакырылганнар алдында Апас үзәк район хастаханәсе баш табибы А. Р. Керимова 2024 елга хисап һәм 2025 елга бурычлар белән чыгыш ясады. Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г.н. Галләмова  Апас районы гражданнарыннан сәламәтлек саклау тармагына кагылышлы сорауларны җиткерде, эшкә йомгак ясады һәм үзәк район хастаханәсе коллективына ирешкән күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. Район прокуроры З.М. Абитов һәм район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе С. Р. Закиров шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцияне кисәтү, аңа каршы тору һәм ТР табибының Этика кодексын үтәү мәсьәләләренә дә кагылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International