Халыклар бердәмлеге көненә багышланган үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьда район Мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты узды. 4 яшьтән алып 92 яшькә кадәрле талантлы апаслылар үз осталыкларын күрсәтеп таң калдырды тамашачыларны. Араларында сугыш ветераннары да бар.
22 авыл җирлеге арасыннан 5 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар:
“Авылның фольклор мирасын саклап калу” номинациясендә Кызыл Тау авыл җирлеге.
“Халыкчан массакүләм мәдәниятны камилләштерү” номинациясендә Әлмәндәр авыл җирлеге. “Жанр терлелеге һәм күмәклелек” номинациясендә Урта Балтай авыл җирлеге.
“Иҗади алым, программаның үзенчәлеклеге һәм оригинальлеге” номинациясендә Апас шәһәр җирлеге. “Сәхнә культурасы, артистизм һәм башкару сәләте” номинациясендә Кызыл Тау авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International