Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сезгә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы (азык – төлек) продукциясен транспортлауга дәүләт ярдәме алу буенча «Россия экспорт үзәге» АҖ (алга таба - «РЭЦ» АҖ) хезмәтләренә заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
27.02.2025 елдан 15.08.2025 елга кадәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен транспортлауга дәүләт ярдәме алуга гаризалар кабул ителә башлый.
Хезмәт күрсәтү шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://www.exportcenter.ru/services/spetsialnye-programmy-po-podderzhke-eksporta/agro-industrial-complex/gospodderzhka-transportirovka-tovarov-apk/.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерциягә карамаган микрокредит компаниясенең экспортны яклау үзәге (алга таба – Үзәк) АПК продукциясен Экспортерлар өчен WhatsAppта мәгълүмат чаты булдырды https://chat.whatsapp.com/L1UlYjGbAim1Dx0hay5w0x.
28.02.2025 елдан 24.03.2025 елга кадәр сәнәгать продукциясен транспортлауга дәүләт ярдәме алуга гаризалар кабул ителә башлый.
Хезмәт күрсәтү шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://www.exportcenter.ru/services/spetsialnye-programmy-po-podderzhke-eksporta/transportation/gospodderzhka_transportirovka_promyshlennykh_tovarov_pp_rf/.
Сәнәгать продукциясе экспортерларына мәгълүмат бирү максатларында Whatsapp та мәгълүмат чаты булдырылды https://chat.whatsapp.com/HQo1sJV11cBHPpHGI7CeJm.
Өстәмә сораулар буенча үзәк җитәкчесе урынбасары Вәлиев Айратка +7 (843) 222-90-60 (доб. 278).