Россия Федераль салым хезмәте сайтында 70тән артык онлайн-сервис салым буенча күпчелек мәсьәләләрне онлайн хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, шәхси кабинетлар линейкасы ярдәмендә декларация тутырырга һәм җибәрергә, салым түләргә, сорау бирергә һәм консультация алырга мөмкин. Монда ук камераль тикшерү статусын, үз мөлкәтеңнең исемлеген күзәтергә һәм ташлама булса гариза җибәрергә мөмкин. Порталның мөмкинлекләре шулай ук үз бизнесыңны теркәргә, кассаны исәпкә куярга һәм эшмәкәрләргә кирәк булган башка бик күп нәрсәләрне теркәргә мөмкинлек бирә.
Иң популяр салым хезмәтләре шулай ук салым түләүчеләр өчен күпфункцияле үзәкләрдә мөмкин. Теләгегез булса, инспекциягә шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шул исәптән уңайлы вакытта махсус онлайн-сервис ярдәмендә алдан язылып та.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара ИФХ эш графигы :
- дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00 дән 18.00 гә кадәр;
- җомга: 9.00 дән 16.45 кә кадәр;
- шимбә, якшәмбе-ял көннәре.
Мәгълүмат кампанияләре чорында гражданнарга уңайлы булсын өчен инспекцияләрнең эш режимы сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 20.00 сәгатькә кадәр озайтыла.