«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» гы закон буенча гавами консультацияләр

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Оешмалар мөлкәтенә салым турында»  гы закон буенча гавами консультацияләрдә катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, 2025 елның 9 июленнән башлап, «Оешмалар мөлкәтенә салым турында»2003 елның 28 ноябрендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына экспертиза үткәреләчәк.


Экспертиза уздыруның максаты булып җайга салу максатларын эшләү һәм кабул итү барышында игълан ителгән максатларга ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген бәяләү, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының факттагы уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен хокук куллану практикасын анализлау юлы белән бәяләү тора.


Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны күрсәтелгән норматив хокукый актка экспертиза кысаларында гавами консультацияләрдә катнашырга чакырабыз.

 Гавами консультацияләр уздыру вакыты 9 июльдән 8 августка кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International