Елдагыча район башлыгы инициативасы һәм шәхсән үрнәге белән барлык авыл җирлекләрендә дә корбан ашлары уздырылды. Бу изге эшкә елдан-ел күбрәк халык тартыла. Мәсәлән, Апасның үзендә корбан ашын уздыруга район башлыгы, “Зөя” агрофирмасы, 22 шәхси эшмәкәр элеш кертте. Каратунда 9 эшмәкәр ярдәм күрсәтте. Мәчетләргә йөрүче авылдашлар, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук үзләре читтә яшәп туган якларына кайтып, корбан чалдырып, итләрен, акчаларын мәчеткә халык белән берлектә корбан бәйрәме уздырырга калдырган райондашлар да булды. “Табар”, “Алга”, “Яңа юл”, “РиФ” хуҗалыклары да бу эштән читтә калмады. “Зөя” балалар сәләмәтләндерү үзәге дә Дәвеш җирлеге мөселманнарын җыеп аш уздырды. Бу мәҗлесләрне үткәрүгә авыл җирлекләре, мәдәният, мәгариф, медицина, почта хезмәткәрләре дә үз элешләрен кертте.Эшләрегез уң булсын, изге күңелле райондашлар.
Барлыгы 1745 кеше корбан итеннән авыз итте. Мәҗлесләргә килә алмаучы мөселманнарга авыл җирлеге активлары тарафыннан корбан итләре өйләренә таратылды.