Балалар лагере.«Свияга+". милли проект кысаларында капиталь ремонттан соң

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Балалар лагере.«Свияга+". милли проект кысаларында капиталь ремонттан соң

Апас районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров килде.

Җирле бүлекчә секретаре, район башлыгы Айрат Җиһаншин Айдар Таһиров белән районның җитештерү һәм социаль объектларында булдылар.

«Свияга+»балалар шифаханә-сәламәтләндерү лагеренда булдык. Лагерьда хәзер 355 бала ял итә, шуларның 70е палаткалы лагерьда.

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында лагерьда капиталь ремонт ясалган.Лагерь капиталь ремонттан соң, биредә балалар өчен сыйфатлы ял итү өчен бөтен шартлар да бар, палаткалы лагерьда быел палаткалар яңартылган, биредә балалар ял итәләр һәм хәрби-патриотик юнәлешне өйрәнәләр.

Лагерь җитәкчелеге белән куркынычсызлыкны тәэмин итү, санитар-эпидемиологик вәзгыять, балалар өчен ял һәм мәдәни чаралар оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Программаның төп пунктларыннан берсе-төзелә торган «Яратель» кошчылык фабрикасында булу. Биредә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Чебиләр өчен 8 корпус төзелде, аларның 7сендә җайланмалар урнаштырыла. Август аенда ук 86 мең данә чеби китерү планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International