Апас районында район башлыгы Айрат Җиһаншин ремонт эшләренең барышын карады.

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Апас районында район башлыгы Айрат Җиһаншин ремонт эшләренең барышын карады.
Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык җаваплы ведомстволарга барлык объектларда төзелеш эшләрен сыйфатлы башкаруны һәм вакытында тәмамлауны тәэмин итәргә һәм иң мөһиме — мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тәэмин итәргә кушты.

Айрат Җиһаншин районның капиталь ремонт эшләре алып барыла торган уку йортларында булды. Апас мәктәбендә ремонт эшләре тәмамланган, клининг үткәрәсе калды, түбәндәге эшләр башкарылды: мәктәпнең 2 нче корпусы түбәсен ремонтлау, 2 нче һәм 3 нче катларын ремонтлау, инженерлык челтәрләрен алыштыру. Ремонт эшләре «Яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында төзелә

Аграр көллияттә бинаның фасадын тышлау һәм көллият территориясен төзекләндерү эшләре бара. Эшләр 20 августта төгәлләнә.

Районның барлык 20 мәктәбе, 10 балалар бакчасы, аграр көллият үз укучыларын кабул итәргә әзер, балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган.
• Агымдагы уку елында парта артына районыбызның 1562 укучысы утырачак, шул исәптән 129 беренче сыйныф укучысы.
• Районда барлыгы 20 мәктәп, аграр көллият һәм 10 балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак, шулай ук тиздән «әкият»яңа балалар бакчасы да үз ишекләрен ачачак.

Без сезгә мәктәпләребезнең яңа уку елына әзер булуын әйтергә шатбыз! Мәктәпләрнең әзерлеге тикшерелде һәм уку процессы таләпләр һәм стандартлар нигезендә, шулай ук һәр баланың индивидуаль ихтыяҗларын исәпкә алып оештырылачак.

Укучыларыбыз мәктәп диварларында үзләрен ышанычлы һәм куркынычсыз хис итәрләр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International