Истәлекле датаны билгеләү 2004 елның сентябрендә булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле: Төньяк Осетия-Алания Республикасының Беслан шәһәренең 1нче мәктәбендә булган террорчылык акты нәтиҗәсендә 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булган. Бу вакыйга күпләрне кайгыга салды. Бу һәлакәт илебезнең һәр кешесен тетрәндерде. Бу көнне шулай ук Буденновск, Буйнакск, Владикавказ, Волгоград, Волгодонск, Махачкала, Мәскәү, Первомайск, Санкт-Петербург һәм илнең башка шәһәрләрендә булган башка фаҗигале вакыйгаларның корбаннарын искә алалар.
Террорчылык һөҗүме корбаннарын районда да искә алдылар. Апас мемориаль комплексында истәлекле чара узды. Чарада район Советы Аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район башлыгы ярдәмчесе-Апас районының террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Закиров Салават, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, Апас мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, беренчеләр хәрәкәте активистлары.
Бесланда һәлак булучылар истәлегенә Истәлек билгесе куелган.