Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында белдерү
Апас муниципаль районының «Апас шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге уставында билгеләнгән вәкаләтләр чоры тәмамлану сәбәпле, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Советының 2025 елның 24 сентябрендәге карары белән Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде.
Апас муниципаль районының Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучылардан конкурска документлар 2025 елның 29 сентябреннән 2025 елның 20 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Советы бинасында түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк:
Апас шәһ., Совет ур., 2 й., 8 дән 17 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш.
Конкурс түбәндәге шартларда уздырыла:
1) Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъва итүче кандидака таләпләр:
- Россия Федерациясе гражданлыгы; югары белем, муниципаль хезмәт стажы кимендә ике ел яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә дүрт ел эш стажы; идарә эшчәнлеге тәҗрибәсе кимендә биш ел булырга тиеш.
2) кандидатның муниципаль хезмәткә керү һәм аны узу өчен муниципаль хезмәт турындагы законнарда билгеләнгән чикләүләр булмавы.
Конкурс комиссиясе конкурсны 2025 елның 23 октябрендә үткәрәчәк.
Башлык урынбасары Л.Т. Хантимиров