Апас самбочылары җиңеп кайтты

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Казан шәһәрендә самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар үтте. Анда безнең районнан 1996-1997 елгы егет-кызлар катнашты. Нәтиҗәләр сөендерерлек: Апас аграр көллияте укучысы Екатерина Валькова I урынны, Апас мәктәбе укучысы Альбина Сәлимуллина III урынны яулады. Балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбендә самбо серләренә төшенүче, бүгенге көндә Буада белем алучы Тимур Азизов үз категориясендә 5 урынны алды. Самбо буенча тренер Илгизәр Вәлиуллин яшь спортчыларның уңышлары белән чын-чынлап горурлануын белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International