Мәгълүмат

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

2025 елның 20 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опеканың һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектларына кагылышлы  Апас шәһәр тибындагы бистәсе, Совет урамы, 2 йорт  адресы яисә 22640 телефоны буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла. Бу ярдәм  түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга юнәлгән: ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затлар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Моннан тыш, бу көнне хакимият бинасында  сәгать 16.00дә лекция  һәм Апас үзәк китапханәсендә сәгать 14.30  бу мәсьәләләр буенча   түгәрәк өстәл, үткәрү каралган.

Белешмәләр өчен телефон:22640.

Апас муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары - Г.Н. Галләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International