Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан укучылар белән очрашу

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Башлыкның коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Салават Закиров Каратун урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.

Очрашу барышында Салават Рәхимулла улы хәзерге җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәшнең әһәмияте турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, коррупция гражданнарның тормышына тискәре йогынты ясап, хокук тәртибе һәм гаделлек нигезләрен какшата.

Чыгыш тәмамлангач, "беренчеләр хәрәкәте" активистлары тарафыннан сорау - җавап формасында квиз уены оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International