10.12.2025 "Апас аграр көллияте" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә студентлар катнашында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Әлеге чараның максаты-үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү һәм коррупциягә каршы торуның бөтен җәмгыять һәм аерым алганда һәр кеше эше икәнен аңлау. Студентлар алдында ТР Апас муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Закиров Салават Рәхимулла улы; Апас районы прокуроры Абитов Зефер Мәүлет улы чыгыш ясады. Әлеге чара вакытында студентлар актив рәвештә сораулар бирделәр.(1).jpg)