Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлеге гражданнарга профилактика чаралары турында искә төшерә
грипп һәм ОРВИ
Грипп-ул йогышлы авыру, аны теләсә кем авырый ала. Гриппны йогышлы кешеләрдән әйләнә-тирәдәгеләрнең борынына эләгә торган вирус кузгата.
Грипп белән авырганда нишләргә?
38 — 39°С температурада участок табибын өйгә яки "ашыгыч ярдәм" бригадасына чакырыгыз.
Авыруны аерым бүлмәгә урнаштырырга киңәш ителә. Бинада җилләтергә һәм көндәлек дымлы җыештыруны вирусларга тәэсир итә торган дезинфекция чараларын кулланып башкарырга кирәк.
Грипп белән аралашуны чикләргә, ә аны караган вакытта медицина битлеге яки марля бәйләвеч кулланырга кирәк.
Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыру авызын һәм борынын яулык яисә тастымал белән капларга тиеш.
Бала авырганда ата-аналарга аны балалар бакчасына яки мәктәпкә хәтта җиңел формада да җибәрергә ярамый. Бу авыру өчен генә түгел, ә авыру белән контактта булган башка балалар өчен дә куркыныч.
Бик мөһим!
Грипп вакытында үз-үзеңне дәвалау ярамый, һәм нәкъ менә табиб диагноз куярга һәм пациентның торышына һәм яшенә туры килгән кирәкле дәвалау билгеләргә тиеш. Вируска каршы препаратлар кабул итү турындагы карар табиблар тарафыннан клиник симптомнар нигезендә кабул ителергә тиеш;
Дөрес дәвалану өчен дәвалаучы табибның барлык киңәшләрен төгәл үтәргә һәм даруларны вакытында кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, мул эчәргә киңәш ителә — бу кайнар чәй, мүк җиләге яки борыс морсы, селтеле минераль сулар булырга мөмкин. Ешрак һәм мөмкин кадәр күбрәк эчәргә кирәк.
Грипп һәм ОРВИ белән авыруны кисәтү максатларында Роспотребнадзорның Дагыстан Республикасы буенча идарәсе кайбер кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
Кешеләрнең күпләп җыелган урыннарында һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз.
Кешеләр җыела торган урыннарда битлек кулланыгыз.
Авыру билгеләре булган, мәсәлән төчкергән яки йөткергән кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмагыз.
Бигрәк тә урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң, кулларыгызны даими рәвештә сабын белән яхшылап юыгыз.
Борын куышлыгын юыгыз, бигрәк тә урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң
Үзегез урнашкан бүлмәне даими җилләтегез.
Үзегез урнашкан бинаны даими рәвештә дымлы җыештырыгыз.
Үзегез урнашкан бүлмәдә һаваны дымлагыз.
С витамины булган ризыкларны (мүкләвек, брусник, лимон һ.б.) мөмкин кадәр күбрәк ашагыз.
Сарымсак һәм суган кушып мөмкин кадәр күбрәк ашагыз.
Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгызны туйдырыгыз, баланслы тукланыгыз һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез.
Исән булыгыз!