2026 елның 1 июненнән 2030 елның 31 маена кадәр судларның эшен тәэмин итү өчен антлы утырышчыларына кандидатлар исемлеген һәм запас исемлеген төзү турында хәбәр

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитеты Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарга 2026 елның 1 июненнән 2030 елның 31 маена кадәр Апас район суды эшен тәэмин итү өчен антлы утырышчыларына кандидатларның исемлеген һәм запас исемлеген төзү турында хәбәр итә.

Моннан тыш, Үзәк округ хәрби судының һәм Казан гарнизон хәрби судының 2023 елның 1 июленнән 2027 елның 30 июненә кадәр төзелгән антлы утырышчыларына кандидатларның исемлекләрен һәм запас исемлекләрен тикшерү гамәлгә ашырыла.

Антлы утырышчыларга кандидатлар, Россия Федерациясенең "Сайлау" дәүләт автоматлаштырылган системасын кулланып очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнә.

Шул ук вакытта сайлап алынган гражданнар арасыннан Федераль законның 3 статьясындагы 2 өлеше нигезендә антлы утырышчылар була алмый торган затлар төшереп калдырыла.

Антлы утырышчыларына кандидатлар исемлекләре белән Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин (https://apastovo.tatarstan.ru/kandidati-v-prisyazhnie-zasedateli.htm).

Белешмәләр өчен телефон 22640

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International