Апас электр челтәре оешмасына яңа җитәкче билгеләнде

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Район электр челтәренә җитәкче итеп Айрат Җиһаншин билгеләнде. Ул – Апас егете. Казан Дәүләт Энергетика университетын, Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Хезмәт юлын Буа электр челтәрләрендә башлап җибәргән. Соңгы елларда шәһәр яны районнары электр челтәрләрендә баш инженер булып эшләгән. Гаиләле, 1 баласы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International