Апас районында участок уполномоченные өчен төзелгән беренче йорт ачылды

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Борнаш авылында тантаналы төстә участок уполномоченные өчен төзелгән полиция терәк пункты белән берләштерелгән беренче йорт ачылды. Биредә тәртип саклаучы Руслан Хәйретдинов эшләячәк һәм яшәячәк.

Йортны файдалануга тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, авыл җирлеге башлыгы Наилә Камалиева, төзелеш эшләрен алып барган оешма җитәкчесе Фәнис Сафиуллин һәм Фәрид Салихов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International