Апаста коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Апас муниципаль район Советы каршында оешкан коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Биредә район Советы һәм башкарма комитеты, прокуратура, хокук саклау органнары, мәгариф бүлеге җитәкчесе, медицина һәм башка өлкә вәкилләре, журналистлар катнашты.



Утырышта район хәрби коммисариаты җитәкчесе Илшат Паймурзин хәрби коммисариат өлкәсендә ришвәтчелекне булдырмау турында чыгыш ясады. “Йолдыз” газетасы баш мөхәррире массакүләм мәгълумат чараларында ришвәтчелеккә каршы эшләнгән эшкә анализ ясады. Шулай ук 2014 елга район буенча еллык эш планы кабул ителде. Киләсе елда әлеге утырышларны урыннарга чыгып, халык белән очрашып үткәрергә дигән тәкъдим дә кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International