Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Яңа ел бәйрәмнәре арасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм халыкның буш вакытын файдалы үткәрү мәсъәләләрен күтәрде

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Яңа ел бәйрәмнәре арасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм халыкның буш вакытын файдалы үткәрү мәсъәләләрен күтәрде. Авыл хуҗылыгы оешмалары һәм учрежденияләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары бу өлкәләрдә актив эш алып барырга тиешле. Район башлыгы бассейн һәм боз сараеның, клубларның, “Сәләт” балалар иҗат үзәгенең 1сеннән 8 гыйнварга кадәр эзлексез эш алып барулары турында бурыч куйды. Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балаларны бассейнга һәм боз сараена автобуслар йөртәчәк.
Мәгариф бүлеге, Югары Акхуҗа һәм Зур Күккүз авыл җирлекләре алдында урта мәктәп биналарының капиталь ремонтын башлау бурычы да куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International