Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Апас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Районның тарихы
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге
Район торак пункталары һәм урамнары исемнәре реестры
Геральдика
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Апас муниципаль районы картасы
Апас муниципаль районы һәйкәлләре
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары
Апас муниципаль районы музейлары
Җирле үзидарә органының норматив эшчәнлеге
«Казан шәһәр якташлык җәмгыяте Апас» иҗтимагый оешмасы
Өлкәннәр ункөнлеге буенча мәгълүмат
Апас муниципаль районының инвестиция паспорты
2024 елда Апас муниципаль районында Гаилә елын уздыру йомгаклары буенча хисап
Халыкара инвалидлар көненә багышланган планлаштырылган чаралар исемлеге
М12 ТРАССАСЫНЫ ТӨЗҮ
Район тормышы
Элемтә өчен
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Район стратегиясе
Ситуацион үзәк
Программалар, проектлар, конкурслар, планнар
Муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Милли проектлар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Бюджетны үтәү
Инициативалы бюджетлаштыру
Кадрлар политикасы
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Халык алдында тыңлаулар һәм җәмәгать фикер алышулары
Түләүсез юридик ярдәм
Кулланучыларның хокукларын яклау
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Дәүләт-шәхси партнерлык
Яшь гаиләләргә торак
Апас муниципаль районы профсоюзларының координация советы
982 / 1000Перевести Алмаз Алсу Иҗтимагый совет
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Документлар
Статуслы документлар
Проектлар
Апас муниципаль район Советы карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет карарлары һәм боерыкнамәләре
НХА антикоррупцион экспертизасы
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Район Башлыгының рәсми чыгышлары
Район Башлыгының рәсми блогы
"Апас хәбәрләре" телекомпаниясе
"Йолдыз" ("Звезда") район газетасы
Видеороликлар
Апас муниципаль районының Вконтактеда рәсми бите
Апас муниципаль районының Одноклассники сайтында рәсми бите
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет аркылы кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә бәйле норматив хокукый актлар
ТР Прокуратурасы гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Ышаныч телефоннары
Мөрәҗәгатьләр өчен форма
Муниципаль районнар
Апас муниципаль районы
Апас муниципаль район башлыгы Р.Н. Заһидуллинның Үзәк чыршыны ачу тантанасындагы чыгышы
2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Апас муниципаль район башлыгы Р.Н. Заһидуллинның Үзәк чыршыны ачу тантанасындагы чыгышы
Хөрмәтле райондашлар!
Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм атмосферасында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз.
Апас районы өчен 2013 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга бай булды. Ниятләгән планнарыбыз тормышка ашты. Төп күрсәткечләребез дә начарлардан түгел. Быелгысы елны 63 мең тоннадан артык бөртеклеләр җыеп, гектарына 20 ц уңыш алынды. 120 мең тонна чөгендер чыгарылды, гектарына 450 центнер уңыш җыелды. 1 баш эре төрлеккә 30 ц азык әзерләнде. Терлекләрнең баш санын саклап кына түгел, арттыруга да ирештек. Кышлату чорын уңышлы гына тәмамларга мөмкинчелегебез бар. Республика җитәкчелегенең дә монда элеше зур: һәр сыер саен 2000 сум күләмендә халыкка 4 млн 700 мең сумлык субсидия бирелде.
Авыл хужалыгы, төзелеш, мадэният, сәламәтлекне саклау һәм мәгариф өлкәсендә зур эш башкарылды. Бүген районыбызда торак төзү, балалар учрежденияләре, мәдәният йортлары, юллар төзү, социаль объектларны капиталь ремонтлау кебек проектлар тормышка ашырыла. Әле шушы көннәрдә генә республикакүләм программа нигезендә Биеш авылында мәдәният йорты ачылды. Боз сарае, Борнашта урта мәктәп, Дуртөйле һәм Карабайда клублар, модульле медицина пунктлары, участок инспекторлары өчен торак йорт һәм эш урыны - саный китсәң бихисап... 8 спорт мәйданчыгы, Свияжский бистәсендә балалар бакчасы, торак йортлар төзелеше бара. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата авылларда мемориаль комплекслар төзү башланып китте.
Апаслыларга ял итәр, буш вакытларын файдалы итеп уздырыр урыннар кубәйгәннән күбәя. Болар барысы да Республикабыз Президенты, Хөкүмәтебез ярдәме белән эшләнә. Э илебез җитәкчелегенең ярдәме тикмәгә генә түгел. Чөнки Апас халкы җиң сызганып эшләргә, торышып яшәргә омтыла. Нәтиҗәләре дә сокландыра: быелгысы елда бертеклеләр уңышы буенча Апас Республикада 6 урында, чөгендер уңышы буенча - беренче эчлектә бара.
Яшьләр язмышы, аларнын киләчәген кайгырту - шулай ук үзәктә тора. Яңалыкларның берсе булып өлкән сыйныф укучылары өчен урта белем алу белән параллель рәвештә махсус белем алу мөмкинлеге тудырылды. Икътисад, идарә итү һәм хокук институты белән бу турыда килешү төзелеп, бүгенге көндә 25 бала белем ала. Чыгарылыш сыйныфлар өчен Федераль университет профессорлары һәм доцентлары БДИга әзерлек курслары алып бара. Нәтиҗәдә мәктәп тәмамлаган 126 укучы да махсус урта һәм югары уку йортларына 100% урнашып бетте.
Авыл җирендә яшәүче 14 белгечкә һәм яшь гаиләләргә торак төзү программасы нигезендә федераль һәм республика бюджетыннан 12 млн сумлык субсидия бирелде. Багыш, Ясаклы-Барыш, Кече Болгаер, Кабык-Күпер, Бакырчы, Карабай авылларының керү юлларына асфальт салынды.
Бу эшләр артында меңнәрчә апаслыларның гаять зур хезмәте тора.
Районыбызның үсешенә һәм тотрыклыгын саклауга зур өлеш кертүегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм.
Безнең төп максатыбыз - халыкның тормышын яхшырту. Бөтен эшләребез һәм тырышлыгыбыз шуңа юнәлтелә. Алга таба да шулай булачак.
Кадерле дуслар!
Яңа ел кичендә гадәттәгечә иң яхшы теләкләр яңгырый.
Тормышлар мул, дөньялар тыныч булсын. Корычтай исәнлек, яхшы кәеф телим. Бәхет кояшы өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы сүрелмәсен.
Бэйрэм белән!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
31.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
31.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
29
декабрь, 2025 ел
2025 елның 30 декабренә һава торышы фаразы.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
28
декабрь, 2025 ел
2025 елның 29 декабренә ашыгыч кисәтү
2025 елның 29 декабренә ашыгыч кисәтү
27
декабрь, 2025 ел
2025 елның 28 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз