Районда башланып кына киткән яңа елда беренче булып ир бала дөньяга килде

2014 елның 4 гыйнвары, шимбә
1 гыйнвар көнне Апас балалар тудыру йортында ике бала дөньяга килде. Бакырчы авылыннан Ландыш Билалова ир бала, Апастан Рәзилә Гәрәева кыз бала таптылар. Күпъеллык традиция буенча, яңа елның беренче көнендә туучы балаларга район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов хастаханәгә кереп бала табучыларның хәлен белде һәм бүләккә коляскалар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International