5 гыйнварда Апас мәдәният йортында район Башлыгының уку алдынгылары, актив укучылар, физик мөмкинлекләре чикле булган һәм ятим балалар өчен Чыршы бәйрәме узды

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
5 гыйнварда Апас мәдәният йортында район Башлыгының уку алдынгылары, актив укучылар, физик мөмкинлекләре чикле булган һәм ятим балалар өчен Чыршы бәйрәме узды. Биредә 289 бала катнашты. Балалар өчен уеннар һәм театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Күпъеллык традиция буенча, узган елда Республикакүләм конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулаган 46 укучы район Башлыгының грантына ия булдылар: 1 урын алучы укучылар – 5 000 сум, 2 урын – 3 000 сум, 3 урын өчен – 2 000 сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән һәрбер бала Кыш Бабай һәм Кар Кызы күчтәнәчен алу бәхетенә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International