Азамат белән Салават тәкә һәм телевизор алды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Борнаш урта мәктәбенең спорт залында Апас, Кайбыч, Буа, Яшел Үзән районы көрәшчеләре бил алышты. Район башлыгы кубогына узган ярышта төрле яшьтәге балалар катнашты. I урынга Апасның яшь көрәшчеләре лаек булды, II урында – Буа, III урында – Кайбыч районы командалары. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 29 килограмм авырлыктагы иң яшь көрәш батыры Азамат Мөхәммәтшинга телевизор һәм тәкә бүләк итте. 75 килограмм авырлыкта көрәшкән Салават Минһаҗев баш батыр булып калды һәм шулай ук телевизор белән тәкәгә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International