Борнашның яшь хоккейчылары район башлыгы кубогына лаек булды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Борнашта район башлыгы призына татарча көрәш һәм хоккей ярышлары үтте. Борнаш авылы иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Бирегә көрәшчеләр, хоккейчылар һәм спорт сөюче тамашачылар, җанатарлар җыелды.
Хоккей ярышларында 4 команда беренчелек өчен көрәште. Район башлыгы кубогына Борнаш мәктәбе командасы лаек булды, II урынны – Апас, III урынны – Йомралы командалары яулады.
Спортчыларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин шәхсән үзе сәламләде һәм гадел җиңүләр теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International