8 гыйнварда Хезмәт Орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов үзенең 78 яшьлеген билгеләп үтте

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
8 гыйнварда Хезмәт Орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов үзенең 78 яшьлеген билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне район Башлыгы исеменнән тәбрикләргә һәм бүләкләр тапшырырга дип аның янына район Башлыгы урынбасары Г.Мәүлетова килде. “Чын күңелдән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм. Барлык апаслылар исеменнән сезнең туган илебезгә риясыз һәм фидакарь хезмәт итүегезгә, профессиоаналь һәм шәхси сыйфатларыгызга ихтирамыбызны җиткерәм. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, шатлыклар гына телим,” – дип язылган район Башлыгының тәбрикләвендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International