“Алтын алкада” иске Яңа ел

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
12 гыйнварда “Алтын алка” боз сараенда искечә Яңа елны каршылау уңаеннан, тамаша һәм концерт программасы белән массалы шуулар узды. Әти-әниләре, әби-бабайлары, апа-абыйлары белән килгән балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән боз өстендә уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Әкият геройлары арасында 1980 елгы Олимпиада сиволы – Аю һәм 2014нче ел символы – нәни Ат та бар иде. 2014нче елгы Олимпиада символлары – Куян, Барс һәм Ак аю шулай ук бәйрәм кунаклары булды. Шоу боз өстендә дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International