Яңа елның беренче парлары

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Елның беренче пары итеп 3 гыйнварда Апас районының Зур Күккүз авыл җирлегендә Гаптрахманов Зөлфәт Әүхәт улы белән Аллаярова Энҗе Марат кызының никахын теркәлде.
Никахны теркәү Зур Күккүз авылы Мәдәният йортында үтте. Тантанада яшьләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары катнашты. Авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре татар милли йолаларын саклап яшьләргә чәк-чәк тапшырдылар, әти-әниләренең хәер-фатихаларын алдылар.
Аннан яшь парлар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Кияү – Зур Күккүз авылы егете, Казан аграр университетында белем ала, килен Кайбыч районының Зур Русак авылы кызы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International