Каратунда һәм Бакырчыда Мәүлид бәйрәме

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Каратун мәдәният йортында изге Мәүлид бәйрәме узды. Бирегә Татарстан Диния Нәзарәтеннән дә вәкилләр килгән иде. Залдагы олысы-кечесе риваятьләр, мөнәҗәтләр тыңладылар. Балалар чыгышын карадылар. Соңыннан Нәзарәт вәкилләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Көннең икенче яртысында Бакырчы авылында шул ук кунаклар катнашында Мәүлид ашы узды. Биредә 70 артык мөселман катнашты. Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, Коръән аятьләре укылды, догалар колынды, мөнәҗәтләр әйтелде. Шунысы куанычлы, Казаннан килгән кунак – Апанай мәчете имам-хатибы Нияз-хәзрәт чыгышы белән Бакырчы авылыннан, дәү әнисе Фәһимә биргән тәрбия аны дин юлына алып килгән. Ильяс-хәзрәт башкаруындагы дини җырлар, мөнәҗәтләр халык күңеленә аеруча хуш килде.
Район башлыгы урынбасары Г.Мәүлетова, җирлекләрдәге бәйрәмнәрдә катнашып, барлык халыкны район башлыгы исеменнән, район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады, район хәбәрләре белән таныштырып китте. “Бүген районыбызның күп авылларында Мәүлет бәйрәме үткәрелү – безнең динебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап, балаларыбызгы тапшыру билгесе булып тора. Районыбызда мөселман бәйрәмнәре белән беррәттән христиан бәйрәмнәре дә билгеләп үтелә. Әле күптән түгел генә Биештә Раштуа , Азбабада һәм Биештә Крещение бәйрәмнәре узды. Районыбызда яшәүче терле милләт вәкилләре бертигез күрелә. Дус-тату булып, аңлашып яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган”, - диде район башлыгы урынбасары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International