Апас Туган якны өйрәнү үзәк музее коллективы Татарстан Хөкүмәтенең чираттагы 250 мең сумлык Грантын отты

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
– Бу максатчан акча Олы Бакырчыда якташыбыз, халык шагыйре, дәүләт, халыкара премияләр лауреаты, Шәүкәт ага Галиев музее эшчәнлеген киңәйтү һәм төрләндерүгә юнәлтеләчәк, – ди Апас үзәк музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногманов. Татарстанда район музейлары арасында иң яше булса да, Апасныкы алар арасында аерым урын билгели. Соңгы 3 елда безнекеләр Татарстан музейлары эшчәнлеге, төрләре һәм максатлы хезмәт нәтиҗәләре буенча 3 зур конкурста катнашып, барлыгы 725 мең сумлык Грантлар оттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International