Апас муниципаль район башлыгына Рәхмәт хаты бирелде

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодиннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменә Рәхмәт хаты килде. “Октябрь-декабрь айларында барган көзге чакырылышны оештыру һәм үткәрүдә Апас районы сынатмады. Сез егетләрне хәрби хезмәткә озату буенча куелган биремне тиешенчә үтәдегез. Бу республикада хәрби чакырылышны нәтиҗәле һәм сыйфатлы уздырырга ярдәм итте. Киләчәктә дә нәтиҗәле эшләрсез дигән теләктә калам”, – дигән әлеге хатта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International