Елны төгәлләп, янасын башлап

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
2014 елның 23 гыйнвары көнне Апас муниципаль районы башкрама комитетының утырышлар залында гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләре йөкләнгән авыл җирлекләре сәркатипләренең киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министралар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Э.Ә.Зарипова, район башлыгы урынбасары Г.Т.Мәүлетова катнашты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетның ГХАТ идарәсе җитәкчесе Э.Ә.Зарипова киңәшмәдә катнашучыларны республика ГХАТ органнарының 2013 елдагы эшчәнлеге белә таныштырды, 2014 елда алда торган бурычларны күрсәтте.
Район ГХАТ бүлеге һәм авыл җирлекләренең 2013 елдагы эшчәнлеге һәм алда торган зур эшләр турында район ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Ә.Бәдртдинова чыгыш ясады.
Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән район башлыгы урынбасары Г.Т.Мәүлетова чыкты.
Соңыннан Татарстан Республикасы Министралар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Э.Ә.Зарипова Болын-Балыкчы авыл җирлеге сәркатибе А.З.Сабитовага Татарстан Республикасы Министралар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International