Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә төзекләндерү эшләре бара. Биредә барлык санитар таләпләргә дә туры килерлек итеп реконструкция ясала. Бар да заманча, бар да уңайлы булачак. Шулай ук ерактан хастаханә ишегендәге язулар, телефон номерлары да ап-ачык укыла.