Икенче чакырылыштагы “Шәһәр тибындагы Апас поселогы” муниципаль берәмлеге Советының 8нче номерлы бермандатлы Садри Җәләл округы буенча өстәмә сайлаулар билгеләнде

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Территориаль сайлау комиссиясе

КАРАР
5 февраль 2014 ел №1



Икенче чакырылыштагы “Шәһәр тибындагы Апас поселогы” муниципаль берәмлеге Советының 8нче номерлы бермандатлы Садри Җәләл округы буенча өстәмә сайлаулар билгеләү турында


Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының икенче чакырылыштагы “Шәһәр тибындагы Апас поселогы” муниципаль берәмлеге Советының 8нче номерлы бермандатлы Садри Җәләл округыннан сайланган депутатның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуы сәбәпле, шулай ук “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм референдумда катнашу хокуклары” турындагы 67нче номерлы Федераль законның 71нче статьясына нигезләнеп, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 123нче статьясы нигезендә Апас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе карар бирә:


1. Икенче чакырылыштагы “Шәһәр тибындагы Апас поселогы” муниципаль берәмлеге Советының 8нче номерлы бермандатлы Садри Җәләл округы буенча өстәмә сайлауларны 2014нче елның 27нче апреленә билгеләргә.
2. Карарны “Йолдыз” (“Звезда”) газетасында һәм www.apastovo.tatarstan.ru сайтында чыгарырга.





Апас муниципаль районы
территориаль сайлау комиссиясе рәисе Г.Г.Садыйкова

Апас муниципаль районы
территориаль сайлау комиссиясе
сәркатибе Н.Х.Гыйлфанова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International