Р.Заһидуллинның кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбыз белән традицион очрашуы узды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
15 февраль көнне совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулды. Бу уңайдан район Советы һәм Башкарма комитетының зур залында район Башлыгының Р.Заһидуллинның кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбыз белән традицион очрашуы узды.
Бүгенге көндә районда 78 кеше Әфганстанда, 107 - Чечня Республикасы һәм Төньяк Кавказда хәрби хезмәт үткән ветераныбыз яши. Очрашуга кайнар нокталарда һаләк булган һәм туган илгә кайткач вафат булган солдатларның туганнары да чакырылды.
Катнашучылар алдында кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар җәмгыяте рәисе Ф.Курамшин, Апас һәм Кайбыч хәрби комиссары И.Паймурзин чыгыш ясадылар. Якты дөньядан киткән солдатлар истәлеген бер минутлык тонлык белән искә алдылар. Очрашу барышында ярдәм фонды оештыру һәм аның җитәкчелек составын билгеләү турында карарлар кабул ителде.
Ветераннар, катнашучылар тарафыннан Мемориаль комплексның мәңгелек уты янына, Әфганстан һәм Чечня җирләрендә һаләк булган якташларыбыз истәлегенә веноклар куелды. Аграр көллият бинасында очрашуга килүчеләр өчен бәйрәм табыны һәм концерт программасы тәкъдим ителде. Һәрбер ветеранга, һаләк булган һәм туган илгә кайткач вафат булган солдатларның туганнарына бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International