"Дулкыннар" бәйгесе

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
14 февральдә “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» Республикакуләм бәйгесенең район сайлап алу туры узды. Татар композиторы Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелгән бу бәйгедә 120 ләп укучы «Вокал», «Нәфис сүз», «Вокаль ансамбльләр», “Рәсем” номинацияләрендә үзләренең көчләрен сынадылар. Җиңүчеләр яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең грамоталары белән бүләкләнәчәкләр һәм 1-2 мартта Казан шәһәрендә «Идел» яшьләр үзәге үткәрәчәк Республика этабында катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International