Апаста "Ел укучысы – 2014" сайлап алу туры

2014 елның 21 феврале, җомга
20 февральдә “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә “Ел укучысы – 2014” бәйгесенең икенче сайлап алу туры узды. Биредә районыбызның төрле мәктәпләреннән 21 укучы “Мин үз илемнең лаеклы гражданины” темасы астында үз сәләтләрен, ни дәрәҗәдә белемле булуларын күрсәттеләр. Бик күбесе өстәмә сорауларга тулы җаваплары, сәхнәдә үзеңне тоту, сөйләү осталыклары белән сокландырдылар. Туган авыллары тарихы, районның үткәне, бүгенгесе, башкарылган эшләр, җитәкчелек, хезмәт кешеләре турындагы мәгълүматлы булган укучылар шактый. 28 февральдә узачак финал бәйгесенә Апас, Бакырчы, Акхуҗа, Кече Болгаер, Кызыл Тау, Йомралы, Каратун, Биеш мәктәпләре укучылары үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International