21 февральдә Апас аграр көллияте спорт залында самбо көрәше буенча беренче ачык районара турнир үтте. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына багышланган бу ачык турнирда 50 дән артык бала бәйге келәменә чыкты.