Апаста Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур очрашу үтте

2014 елның 22 феврале, шимбә
Апаста 43 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әти-әниләре үзәк мәдәният йортына район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән очрашуга килде. Сәхнәдән агылган җыр-моң, биюләр, гармун моңнары барысы да утлы еллар хәтирәсен, солдат чорын хәтерләтте. Район башлыгы хатын-кызларның иңнәренә ак шәл япты, ир-атларның башларына кәләпүш кигезде. Чакырылган кунакларның барысына да ләлә бәйләмнәре бүләк ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International