Олы Бакырчы авылында яшәүче Хәдия әби Габидинова 95 яшьлеген каршы алды

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Олы Бакырчы авылында яшәүче Хәдия әби Габидиновага бу көнне 95 яшь тулды. Йортлары бәйрәм төсе алган. Өйнең түрендә балалары янәшәсендә, аларның кайгыртуын тоеп хасияттә яшәгән Хадия әби бәхетле картлык кичерә. Авылда өч баласы төпләнгән аның. Төп йортта улы Заһир белән килене Венера Хадия әби сулышы белән яшиләр дисәм дә ялгыш булмас. Әбиебез һәр сүзендә аларга рәхмәт әйтеп тора.

Барлык чордашлары кебек үк Хәдия әби дә тормышның ачысын-төчесен күп күрә, сугыш чоры, аннан соңгы еллар кыенлыгы аны читләп үтми. Җиде бала да тәрбияләп үстерәләр. Бер баласын югалту ачысын да кичерә. “Тормышлар бик рәхәт, бик әйбәт хәзер, гомер генә тиз үтте кебек”, – ди. Ил башлыкларының үзенә күрсәткән хөрмәтенә дә сөенде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International