Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы үткәрелде

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Район Советы һәм башкарма комитетының кече залында Апас муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы булды. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе, коррупциягә каршы көрәш Советы рәисе урынбасары Алмаз Сабирҗанов рәислегендә узды. Шулай ук район башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты урынбасары, район финанс-бюджет палатасы рәисе, үзәк хастаханә баш табибы һәм башкалар катнашты.
Утырышта 2013 елга каралган программаның үтәлеше, Апас районы муниципаль хезмәткәрләренең эш вазифалары таләпләрен үтәү һәм конфликтларны җайлау комиссиясенең эш нәтиҗәләре, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәләре, кече һәм урта эшмәкәрлектә административ каршылыкларны кисәтү юллары, хокук актлары һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча чыгышлар тыңланды, сораулар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International