27 февральдә район үзәгендә “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2014” конкурсы булды

2014 елның 28 феврале, җомга
27 февральдә район үзәгендә “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2014” республика конкурсының район сайлап алу турында 8 китапханәче катнашты. Апас мәктәбе китапханәчесе Венера Сафина, Гөлназ Галиева (Каратун), Раилә Вафина (Олы Бакырчы), Резида Шакирова (Дәүләки), Валентана Куренкова (Биеш), Фирая Сәлимуллина (Бонаш), Суфия Тимергалиева (Ындырчы) һәм Кече Болгаер мәктәбе вәкиле Алсу Шәйхетдинова унга якын төрле номинациядә көч сынашты. Җиңүче Апас районы данын конкурсның Казанда үтәчәк финал ярышларында яклаячак. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтов белдергәнчә, апаслыларның анда катнашып җиңү мөмкинлеге бик зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International