Дулкыннар

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
1-2 мартта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге «Дулкыннар» Республикакүләм бәйгесен уздырды. Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узган сайлап алу турында Нәфыйкова Алия (Каратун), Хафизова Сөмбел (Бакырчы), Җәләлиева Илюзә, Сөнгатуллина Эльвина (Куккуз), Гильметдинова Ясминә (Борнаш), Дәүлетшин Нияз (Азбаба) катнаштылар. Татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган бу бәйгедә катнашып, Дәүлетшин Нияз “Нәфис сүз” номинациясендә урта төркемнәр арасында I нче урынга лаек булды. Җәләлиева Илюзә югары уңышларга ирешкән һәм “Вокал” номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булганы өчен диплом белән бүләкләнде. Яшь талантларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International