Китапханәдә әниләр бәйрәме

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Зөлфия Сибгатуллина җитәкчелегендәге район үзәк китапханәсендә “Сердәш” һәм “Сүнмәс дәрт” түгәрәкләренә йөрүче өлкәннәр белән “Тормыш яме – хатын-кыз” дип исемләнгән кичә узды. Мул сыйлы табыннар артында өлкәннәр ихластан сөйләштеләр, шигырьләр, җырлар тыңлап ял иттеләр. Район башлыгы урынбасары Г.Мәүлетова кичәгә килгән гүзәл затларны Апас муниципаль район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде, район яңалыклары белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International