“Кояшкай” балалары әниләрен, дәү әниләрен тәбрикли

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчаларында бәйрәм чаралары үткәрелә. “Кояшкай” балалар бакчасында бәйрәм 4марттан 7сенә кадәр уздырыла. Бәйрәм чаралары берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч, тәрбияви итеп әзерләнгән. Балаларыбыз җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр. Әниләр белән балалар катнашында да бәйгеләр үткәрелә. Ә иң кадерле бүләк – ул үз куллары, йөрәк җылысы белән ясалган бүләк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International