Апас районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
- Узган ел 12 000 гектарда чәчелгән уҗым культуралары кышны исән-имин чыкты, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе киңәшчесе Нияз Гыйсмәтуллин. - Быелгы язгы кыр эшләре игенчеләребез алдына җитди бурычлар куя: 22 000 гектарда иген чәчәргә планга куелды. Кукурузаны 5 000 гектарда, шикәр чегендерен 2500, рапсны 1450 гектарда чәчү каралган. Шулай ук, эксперимент рәвешендә 200 гектарда соя чәчү күздә тотыла.
- "Зөя" агрофирмасының 52 мең гектарлык сөрү җирләрендә язгы кыр эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкару өчен зур әзерлек эшләре башкарылды, - ди агрофирманың баш экономисты Азат Әхмәдуллин. - Техника ремонтында катнашучыларга хезмәткә түләү сыйфатка һәм күләмгә бәйле. Язын басуларда 100дән артык дым каплау, култивацияләү агрегатлары эшләячәк. Язгы кыр эшләрендә 600 кеше катнашачак, 55 чәчү агрегаты кырга чыгачак. Бурыч һәм максат бер - без сынатмаска тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International