Республикакуләм үткәрелә торган “Йолдызлык-2014” фестивале якынлаша
2014 елның 18 марты, сишәмбе
Узган 13 ел эчендә бу фестивальдә меңәрләгән талантлы балалар катнашты. Республикабыз сәхнәсенә чыккан горурланырлык йолдызларыбыз да аз булмады. Балалар куңеленә шатлык, сөенеч, дәрт өстәп, Республикакуләм үткәрелә торган “Йолдызлык-2014” фестивале якынлаша. Декабрь аенда узган район сайлап алу турларыннан соң, иң-иңнәре Гала-концертта катнашачак. Шушы көннәрдә махсус төзелгән комиссия әгъзалары, бу бәйгегә әзерлекне тикшерү максатыннан, Кзыл-Тау, Урта Балтай, Морзалар мәктәпләрендә булдылар. Якын көннәрдә Апас, Иске Йомралы, Биеш зоналарын караячаклар. Җиңүчеләр белән әзерләнгән Гала-концерт 20 мартта 15 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак. Яшь талантларыбызга уңышлар телик!