Борнашта яшәүче Шөһрә әбигә – 90 яшь!

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Сугыш елларында алдынгы тракторчы булган ул. Тракторын куйганнан соң да барлык хезмәтне башкарган. Тормыш иптәше Хәбибрахман белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. “Хәсрәтне дә күп күрдем. Туган көнемне шулай зурлап килүегезгә рәхмәт”, – диде Шөһрә әби Сөләйманова. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасы һәм район Башлыгының истәлекле бүләге тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International